Әлмәт китапханәсендә иҗади очрашу үтте

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

19 декабрьдә Әлмәтнең 3 нче китапханә-филиалында шагыйрә Роза Солтанова белән очрашу узды.

Роза Гәрәй кызы РФ Язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Чарага 2 нче балалар художество мәктәбеннән педагог-рәссам А. Ф. Максутова җитәкчелегендәге балалар килде. Роза Гәрәевна тормышындагы иҗади мизгелләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, шулай ук шагыйрәнең кояш турындагы әсәренә багышлап «Кояшлы кәеф» дигән исем астында эз эшләреннән күргәзмә дә оештырганнар иде. 

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International