2016 ел - Рәсәйдә кино елы дип игълан ителгән елның санаулы көннәре генә кала. Әлмәт төбәгенең тарихын өйрәнү музее 2016нчы елның беренче көннәреннән үк Кино елы эстафетасын кабул итте. Ел башыннан ук монда " Кичә кино" исемле күргәзмә эшли башлады. Музей хезмәткәрләре әлмәтлеләргә Әлмәт районында кино үсешенә бәйле экспонатларны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Без Әлмәт ветераннары аркылы 70-80нче елларда Әлмәттә "Эзләү" исемле һәвәскәр киностудиясе эшләве турында белдек. Барлыгы 2016нчы елда музей кинога багышланган 81 экспонат белән тулыландырылды..