Бүгенге көндә гражданнарга күчемсез милек хокукларына ия булу өчен яңа пәйда булган оешмалар үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Үзләренең "юридик хезмәте" өчен алар 100 меңнән артык сум сорыйлар!
Әлеге "эшмәкәрләр" кармагына күбрәк пенсионерлар эләгә. Күчемсез милек хокукларына ия булу өчен арадашчыларга түгел, Республиканың Росреестры Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Шулай ук Росреестр порталында rosreestr.ru «Жизненные ситуации» сервисы эшли, ул кирәкле документлар списогын, регистрация вакытын һәм документларны кабул итү өчен язылу белән булыша. Булган сорауларны Росреестр телефоны (8 800 100 34 34) аркылы да биреп була.