18нче декабрь көнне тантаналы рәвештә шәһәребезнең үзәк чыршысы ачылды. Бәйрәм программасы Кыш бабай костюмнарына киенгән бер төркем әлмәтлеләр велосипедлар белән шәһәр халкын тамашага чакырып йөрүдән башланып китте. «Нефтьче» мәдәният сарае каршындагы мәйданда бала-чагалар шау-гөр килеп чанада, тимераякта шудылар.
Быел Әлмәткә чанага җигелгән боланнар белән янәшә хаски токымлы этләр дә чакырылган иде. Чукотканың милли торагы булган чумга тематик экскурсия, чукотларның кайбер милли уеннарында катнашу бигрәк тә кызыклы булды.
Шәһәр һәм районда алдан игълан ителгән «Кар бабай» кул эшләнмәләре бәйгесенең лидерлары өчен аерым мәйданчык булдырылган иде. Биредә мәктәп укучылары һәм бакчада тәрбияләнүче нәниләрнең фантазиясенә сокланып, рәхәтләнеп фотога төшәргә була иде. Шунда ук курчак театрын да күрергә булды.
Чыршыга ут кабыныр алдыннан әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунакларының иң яраткан урыны булган шугалакта киләчәк ел символы Әтәч һәм аның даирәсе костюмнары парады булды. Шуннан соң бәйрәмне Яр Чаллыдан ди-джей Саня Вегас ди-джей Макс Горький дәвам итте. Алар оештырган дискотекада «Зеркальные люди» төркеме кушылып биеп һәм кунакларны биетеп торды. Бу вакытта шугалакта пәйда булган ак аюлар халыкны тагын да җанландырып җибәрде. «Молодежка» сериалы артистлары Влад Канопка һәм Иван Мулинның килүе аерата яшьләрне дәртләндерде. Алар йолдызлар белән фотога төшәргә ашыкты.
Бәйрәм чарасында район һәм «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге дә катнашты. Әлмәтлеләрне бәйрәм белән район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм «Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин тәбрикләде. Кыш бабай белән бергәләп яңа ел чыршысының утын кабызганнан соң бозда «Айсберг» клубы моржлары тамашасы узды.
Бәйрәмдә шулай ук «Пилмәннәр көрәше» һәм «Халык оливьесы» шоу-программасы да гөрләп узды.