Финал ярышлар бүген Казанда тәмамланды. Быел кубок өчен 14 команда ярышты. Җиңүнең быелгы җиңүчеләре дип Казан башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре билгеләнде.Аларның копилкасында – 13 очко, Түбән Кама җыелма командасы 14 очко җыеп икенче урынга чыкты, Әлмәт районы җыелма командасы 40 очко белән өченче урынны яулады.
Беренчелеккә волейбол, чаңгы ярышлары, бадминтон, мини-футбол, йөзү, шахмат, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика керә. Әлмәт җыелма командасы Спартакиада нәтиҗәләре буенча өч призлы урын яуладылар: җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат ярышлары.