Әлмәтнең Кыш бабайлары әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын үзәк чыршы ачылуга чакыралар

2016 елның 18 декабре, якшәмбе

Традиция буенча, Яңа ел бәйрәменә нефтьчеләр башкаласы алдан ук әзерләнә башлаган иде инде. Беренче чыршылар декабрь башында ук урнаштырылдылар.

Бүген исә Нефтьчеләр мәйданында зур тантана белән үзәк чыршы утларын кабызачак. Әлмәтлеләрне кызыклы  бәйрәм чарасы көтә.

Чараны егермедән артык велосипедчы Кыш бабайлар ачып җибәрде. Алар шәһәр урамнары буйлап бер-бер артлы телешеп халыкны бәйрәмгә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International