Яңа Кәшер авылында халык тарафыннан күптән зарыгып көтелгән Мәдәният йорты ишекләрен ачты. Федераль программа буенча төзелгән мәдәни үзәк 300 урынлык. Шимбә көнне биредә зур бәйрәм булды – төрле күргәзмәләр оештырылган иде, җыр-бию бик озак тынмады. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Айрат Хәйруллин да килде.. Ул иҗат коллективларына бүләкләр тапшырды. Республика һәм федераль программа буенча төзелгән алтынчы клуб булды бу.