Россия ислам институты тугызынчы мәртәбә ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасын уздырды.
Олимпиада ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Анда Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород студентлары катнаша.
Әлеге бәйгедә Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсеннән өч шәкерт катнашты. Алар арасында "Ислам фәннәре" номинациясендә Салават Пятаев икенче урынны яулады. Тагын ике шәкерт Венер Ижбердин һәм Ленар Гайнуллин урыннар яуламасалар да, Бөтенроссия дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.