Әлмәттә төрмәдән кайтучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

2016 елның 16 декабре, җомга

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наҗия Хәйдарова рәислегендә   ирекләреннән мәхрүм ителүчеләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм җәза үтәү учреждениеләренә булышлык итү буенча комиссиянең утырышы булып узды. 

Әлмәттә 8 нче төзәтү колониясе урнашкан. Биредә тәрбия эшләре буенча бүлек начальнигы булып эшләүче Владислав Брагинның әйтүенә караганда, быел 106 хөкем ителүчегә паспорт, 28 енә пенсия  оформить итүдә һәм башкаларда ярдәм күрсәтелгән. Был 411 кеше колониядән чыгарылган. Аларның 88 е эшкә урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International