Уфада тарихи мирасыбызга игътибар зур

2016 елның 16 декабре, җомга

Үткән 2015 елның  ноябрь аенда  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе карары нигезендә, җирле тарихны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү максаты белән "Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте" оештырылды. Бу уңайдан Казан шәһәрендә зур җыен булып узды. Күп кенә күренекле татар тарихчылары: Каюм Насыйри, Һади Атласи,  Ризаэддин Фәхреддин һәм башкалар берьюлы төбәк тарихын өйрәнү эшләре белән дә шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә бу хәрәкәттә  катнашучылар саны йөздән артып киткән. Рәсәйдә 4000нән артык татар авыллары булып, шуларның 1000нән артыгының тарихы һәвәскәр тарихчылар тарафыннан  язылган инде. Тарихи тикшеренүләрнең сыйфатын күтәрү, матди ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән тарихчы галимнәрне берләштергән оешма барлыкка килеп, хезмәттәшлек итү башланды.

Икенче форум 18, 19 ноябрь көннәрендә Башкортстан Республикасының башкаласы  Уфа  шәһәрендә булып узды. Бөтенрусия татар туган якны өйрәнүчеләр җыенына Рәсәйнең бик күп төбәкләреннән 200 дән артыграк делегат килгән иде. Ерак араларны якын итеп ерак Төмәннән, Әстерхан, Бахчисарай (Кырым), Касым, Пермь, Ижау, Самара, Магнитогорск һәм башка бик күп җирләрдән килгән милләттәшләребез белән очраштык, аралаштык, фикер алыштык. Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгеннән делегат булып мин дә бу югары дәрәҗәдә оештырылган җыенда катнашып бик күп мәгълүмат алдым. Татарстан Фәннәр Академиясенең Мәрҗани исемендәге тарих институты  галимнәре А. Ә. Борһанов,  Д.М. Исхаковның чыгышларын  кызыксыну  белән  тыңладык, файдалы фикерләр әйтелде.

Бу күңелле, бик тә кирәкле очрашуны  Уфа шәһәренең "Берлек төбәк татар иҗтимагый мәдәни - агарту оешмасы" үткәреп, туган якны өйрәнү - галимнәрнең һәм туган якны өйрәнүчеләрнең  уртак бурычы булуын ассызыклап, катнашучыларга җиткерделәр. Шулай ук "Кичке Уфа"исеме астында үткәрелгән экскурсия дә  бик ошады.

Уфада тарихи мирасыбызны саклауга зур игътибар бирелә икән. Урамнарда эленмә  такталар ике телдә язылган, ә иң күңеллесе  тарихи һәйкәлләр борынгы агач һәм таш биналар, истәлекле урыннар сакланып кына калмыйча, торгызылып, истәлек такталары да ике телдә язылып куелган.

"Идель" халыкара фестиваль конкурсын карап, зур канәгатьлек алдык.. Бу фестивальне оештыручы атаклы шәхес Россия Федерациясенең халык артисты Ринат Ибраһимов чарада  үзе дә катнашты. Халыклар дуслыгы сәхнәдә дә, тормышта да дәвам итсен, уй-фикерләр уртак, яшәгән җиребез, тарихыбыз уртак.

"Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте" әгъзасы

Роза Абзалова - Сәлманова

Уфа - Әлмәт

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International