Һәр авылның социаль йөзен, тормыш дәрәҗәсен билгеләүче факторлар була. Шуларның иң мөһиме - авыл җирлегендә балалар бакчасы булудыр, мөгаен. Чөнки, әлеге учреждениедә киләчәк буын тәрбияләнә. Бакчада балалар бар икән, димәк, авыл да яши, мәктәп тә эшли.
Узган атнада Бишмунча авылы кешеләре өчен иң кирәкле булган социаль объектларның берсе, "Алтынчәч" балалар бакчасы үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1986 елда 50 урынга исәпләп салынган мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең район тарихында үз юлы, үз урыны бар.
Бәйрәмчә бизәлгән залга беренчеләрдән булып бакчада тәрбияләнүче нәниләр үзләре чыктылар. Алар башкаруында "Әссәләмәгаләйкүм" җыры барлык кунаклар өчен бүләк булып яңгырады. Бишмунча авылы җирлеге башлыгы, күп еллар элек үзе дә шушы бакчада тәрбияләнгән Рафаэль Мусин "Алтынчәч" балалар бакчасы коллективын күркәм юбилейлары белән тәбрик итте. " Кешенең шәхес буларак формалашуында иң беренче аның гаиләсе роль уйнаса, икенче зур җаваплылык балалар бакчасына, аның тәрбиячеләренә төшә. Әлеге эшне бөтен тырышлыгыгызны куеп, сәләтегезне эшкә җигеп башкарасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! -диде ул үзенең чыгышында.
Авылда эшләп килүче Бишмунча башлангыч мәктәп директоры Гөлназ Хаҗиева үзенең котлауларын шигырьләр аша җиткерде.
Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Җиһаншина коллективны Дмитрий Садетдинов, барлык тәрбиячеләр исеменнән тәбрикләде. "Алтынчәч" балалар бакчасының авыл тормышында бик актив катнашуын, аның җитәкчесе Светлана Әхмәдуллина тарафыннан оешманы төзек, чиста, матур итеп тоту, заман таләпләре югарылыгында белем һәм тәрбия процессын оештыру өчен искиткеч зур көч сарыф ителүен ассызыклады, идарәнең Мактау грамоталарын тапшырды.
Юбилей котлауларын Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова дәвам итте. Бакчада хезмәт куючы тәрбиячеләрнең, бакча җитәкчелегенең яшь буынны милли гореф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүләре аша татар авылын, татар гаиләләрен саклап калуга үзләреннән зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Милләтебез алдындагы хезмәтләрен исәпкә алып, Светлана Әхмәдуллинага "Ак калфак" оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бишмунча авылындагы балалар бакчасының беренче мөдире Заря апа Сафина күңел түрендә яңарган хәтирәләре белән уртаклашты. Бишмунча авылында иң беренче балалар бакчасы 1966 елда ачыла. Ул вакытта колхозчылар авылда бакча ачмасагыз, эшкә чыкмыйбыз, дип таләп куялар. " Балалар килгәнче 3 тән торып пичкә ягып бүлмәне җылытабыз, кар ерып чишмәгә суга барабыз. Иң тәмлесе ризык өстенә песок сибелгән ипи ," дип искә ала Заря апа ул елларны. Ул бүгенге колективның дус, бердәм булып эшләүләрен теләде.
5 бала әнисе Әлфия Әюпова "Алтынчәч" бакчасында эшләүчеләрне Бишмунча авылының барлык әти-әниләре исеменнән 30 еллык юбилейлары белән тәбрик итте, балаларга исә үз фотосурәтләре төшерелгән торт бүләк итте.
Бәйрәм мәктәп укучылары, бакчага йөрүче балалар, анда эшләүчеләр көче белән әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп, истәлекле бәйрәм буларак авыл тарихында урын алды.
Фәрдия Хәсәнова