Әлмәттә әдәби суд утырышы

2016 елның 16 декабре, җомга

"Идел" яшьләр журналы үзенең яңадан-яңа проектлары белән укучыларын җәлеп итә. "Әдәби суд" шундыйларның берсе.  Аның асылы - яшь иҗатчыларның әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт. "Әдәби суд" гадәти суд формасында оештырыла - анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы - яклый, казый "хөкем карары" чыгара.

22 ноябрь көнне Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе, Әлмәт Язучылар оешмасы һәм "Идел" журналы белән берлектә "Әдәби суд"ның   күчмә утырышы узды.

"Хөкемгә" төбәгебездә яшәп иҗат итүче 6 әдип - Фәйрүзә Хәбибуллина, Зәлидә Зарипова, Сәрия Бикмөхәммәтова, Айзат Солтанов, Гөлнара Әюпова, Рәмзис Исмәгыйлов чыгарылды. Утырышта, шулай ук, укытучылар, студентлар, язучылар  катнашты.

"Кузгатылган эштә" гаепләүчеләр булып Татарстанның халык язучысы, Баш казый Рабит Батулла, тәнкыйтьче Рифә Рахман һәм шагыйрь Рифат Җамал чыгыш ясады. Әлмәт язучылар оешмасы рәисе Рифкать Шаһиев, язучы Әсгать Салах исә яклаучылар булды.

"Идел" яшьләр журналының баш мөхәррире Радик Сабиров  билгеләп узганча,  әлеге проект яшь язучыларга үзләренең хаталары өстендә эшләргә,олуг әдипләрнең фикерләрен ишетергә, иҗатта камилләшергә яңа мөмкинлекләр тудыра. Әлмәттә узган утырышка килгәндә исә, проектта катнашкан 6 кешенең өчесе өлкән яшьтә, калганнары яшь әдипләр. "Алар безнең  киңәшләрне аңлап кабул итәләр. Утырыштан соң да шактый вакыт сөйләшеп утырдык, ахырда рәхмәт әйтеп таралыштылар. Татарстан Әдәби судына чыгарылмаган авторлар да әсәрләрен алып килгәннәр иде. Алар үз язмаларын тикшерү өчен безнең язучыларга биреп җибәрделәр", - ди баш мөхәррир.

 Фәрдия Хәсәнова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International