Әлмәттә балалар йөртүне оештыру турында хәл иттеләр

2016 елның 16 декабре, җомга

Яңа ел каникуллары җитә. Бигрәк тә балигъ булмаганнар борчый. 

Район башкарма комитетында бу уңайдан Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдарова җитәкчелегендә  укучыларны  мәктәпләргә ташуга багышланган киңәшмә үтте. ЮХИДИ  бүлегенең РЭО начальнигы әйтүенчә, агымдагы елның 11 аенда юлларда 28 бала зыян күргән. Шуларның 13 е җәяүле, 12 се пассажир, 3 есе велосипедчы булган. Бүген 23 маршрут буенча йөрүче мәктәп автобусы 44 торак пункттан  629 укучыны ташый. 25 декабрьдә 120 бала республика Чыршы бәйрәменә барачак. Аларны медицина һәм полиция хезмәткәрләре озатып йөриячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International