Әлмәттә беренче тапкыр йөрәк-тамыр авырулары буенча журналистлар белән брейн-ринг узды. Чарада журналистлар йөрәк авыруларына каршы тору буенча үзара көч сынаштылар. Аларга белгечләр ярдәм итте. Җиңүчеләр билгеләнде.