Әлмәт районының Яңа Кәшер халык театры XVI Төбәкара фестивальдә – татар театрына нигез салынуга 110 еллыкка багышланган "Идел-йорт" театр коллективлары бәйгесендә катнашып дипломант дәрәҗәсенә иреште. Артист Эльмира Харисова «Образның үзенчәлекле чишелеше” номинациясендә дипломга ия булды. Бүләкләү тантанасы 12 декабрьдә К. Тинчурин театрында узды.