VIII Бөтенроссия авыл спартакиадасы март башында Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәредә узачак. Кышкы спорт уеннары тугыз төрдән торачак. Бу чаңгы ярышлары, полиатлон, гер күтәрү, шахмат, шашки, аркан тартышу һ.б. Быел беренче тапкыр мини-футбол буенча да ярышлар кертелгән. Моннан тыш оештыручыларның исәпләре тракторчылар һәм сыер савучыларны да осталыкта ярыштыру. Механизаторлар трактордарда фигуралы йөртү буенча көч сынашачак. Әлеге уен һәм бәйгеләрдә әлмәтлеләргә тиңнәр булмас иде, мөгаен. Ник дәигәндә, бездә берничә дистә ел рәттән авыл яшьләре спартакиадасы да, сыер савучылар һәм сукачылар бәйгесе дә уңышлы гына уздырылып килә.
Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы