Әлмәтлеләрне игелек кылырга өйрәттеләр

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәт волонтерлары узган ел тәүге тапкыр «Игелек мәктәбе» дигән зур җыен уздырган иде.

Шушы көннәрдә «Зәңгәр күл» санаториясе базасына янә яшьләр күмәкләшеп, изгелек һәм ярдәм темасына сүз алышты, төрле мастер-классларда катнашты.

-  Узган ел җыенда нибары 50 кеше катнашса, быел инде безнең рәткә

керүчеләр бермә-бер артты. Әлмәтнең мәктәпләре, югары һәм һөнәри, урта белем бирү учережденияләреннән җәмгысе 100 ләп кеше катнашырга  теләк белдерде. Әлмәттә волонтерлар алай күп түгел. Актив катнашучылар 30 га гына тула. Безнең максат - волонтерлык эшенә күбрәк кешене җәлеп итү, укучыларны аның асылына төшендерү, - диде «Изгелек мәктәбе -2016» акциясенең оештыручысы Артур Туйкин.

Җыенның дүрт көне дә сәгатьләп, хәтта минутлап алдан планнаштырылган иде: иртәнге зарядка, квест-уеннар, иҗади кичәләр, кызыклы курслар узды.

«Әлмәт волонтерлары» ирекле  агымы эшчәнлеге белән тирәннән таныша алдылар. «Кванториум» технопаркының директоры белән танышу да яшьләр өчен файдалы булды.

- Мин җыенда инде икенче тапкыр. Тормышым Әлмәт волонтерлары агымына кушылгач гел икенчегә үзгәрде. Кайда, ничек, кемгә ярдәм итә  алам икән дим һәрвакыт, - дип сөйләде 24 нче мәктәп укучысы Андрей Кольгин. - Бер минут вакытымны да бушка уздырасым килми. Җыенда яңа дуслар табарга, волонтерлык өлкәсендә яңалыклар белән уртаклашырга дип килдем. Изгелек җирдә ятмый ул! Дусларыма да шулай дим хәзер. 

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International