ООО «Ново-Михайловка Р» хуҗылыгында узган ел белән чагыштырганда сөт савымы 5%ка арткан һәм бүгенге көндә бер сыерга 10 литрдан артыкка туры килә. Хуҗалык җитәкчесе Тегеран Татовесян савым көтүенең сыйфатлы ризык ашавына зур игътибар итә һәм җитештерелгән сөт югары сортлы. Сенажны һава керми торган пленкага төрә торган районыбызның бердәнбер хуҗалыгында бу ысул аркасында ризыкның туклыклылыгы һәм сыйфаты саклана.