Айрат Хәйруллин: "Быел Әлмәт районы юлларында бер бала да һәлак булмады"

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген видеоконфереция режимында Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты һәм  Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең кушма утырышы узды. Утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Юл һәлакәтләренең күпчелеге исерек шоферлар аркасында килеп чыга. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәртип бозучыларны халык белергә тиеш дип саный.

"Бүген хөкүмәт автомобиль йөртүдә тәртип бозучыларга карата җәза әзерли. Бу – 5 мең сум күләмендә штраф. Бай кешегә 5 мең нәрсә ул? Гомумән, шоферларның күбесе тәртипле һәм законга таянып эш итә. Ә уңышка ирешкән бизнесменнар, кайнарлыгы бөркелеп торган яшьләр юл йөрү кагыйдәсен боза да инде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мәсәлән, Бөекбританиядә юл кагыйдәсен бозган өчен 250 евро күләмендә штраф һәм өч айга автомобиль йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Австралиядә дә җәзалар катгый. Монда юл кагыйдәсен санга сукмаган шоферга 5 мең тирәсе штраф, шуңа өстәп, 5-6 елга юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган. Шундый катгый җәзалар кертмичә, юлдагы тәртипсезлекләрне бетерү мөмкин түгел”.

Киңәшмәнең төп өлеше тәмамлангач Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин хокук саклау органнары  җитәкчеләре белән сөйләшүне дәвам итте.  «Быел юл хәләкәте очраклары районыбызда   22%ка һәм үлүчеләр саны  20%ка кимеде. Шулай ук юлларыбызда быел балалар үлеме теркәлмәгән, узган ел 5 бала һәлак булды. Узган ел 8 җәяүле һәлак булса, быел исә 2 очрак кына теркәлгән. Быел үткәрелгән чаралар уңай якка үзгәрешләр бирде, әлеге эшне дәвам итәргә кирәк», - диде Айрат Ринат улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International