"Тет-а-тет " форматында район башлыгының эшмәкәрләр белән очрашуы гадәти хәлгә әверелде. Пляждагы коворкинг-кафеда эшмәкәрләр үзләренең проблемаларын һәм тәкъдимнәрен әйттеләр.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин хакимият органнарында административ киртәләр барлыгын билгеләп үтте, шуның өчен хезмәт күрсәтүнең бердәм стандарты булдыру зарур. Бу беренче чиратта муниципалитет тарафыннан күрсәтелгән хезмәткә кагыла. Алар өчен бердәм хезмәт күрсәтү стандарты барлыкка китерелде"», - диде ул.
Очрашуда шулай ук җир һәм башкамәсьәләләре буенча сораулар күтәрелде. Мондый очрашулар даими оештырылырга кирәклеге турында да әйтелде.