13 декабрь Аксубайда халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона күләмендә беренче киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Ул икътисадның авыл хуҗалыгы тармагында киләсе елда өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак кулланучылар кооперациясе системасын торгызуны атады.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда кабул ителгән җирлекләрне дә колачлаган территориаль үсеш программалары авыл хуҗалыгы икътисадын анализлау һәм планлаштыруда нәтиҗәле инструмент булып тора. Шул ук вакытта, кече формалы хуҗалыкларның тулы канлы үсешенә мөмкинлек бирми торган факторлар да бар, дип саный ул. Аларның берсе - республикада кулланучылар кооперациясе системасының җитәрлек кадәр нәтиҗәле булмавы. Шулай ук авыл кешеләренең эшкуарлыкта нәтиҗәлелегендә авыл җирлекләре башлыкларының алар белән эшләве дә чагылыш таба.
Семинар ахырында иң алдынгыларны бүләкләү тантанасы узды. "Иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә Әлмәт муниципаль районыннан Илсур Абдуллин җитәкчелегендә Иске Михайловка авылы җирлеге дип билгеләнде, "Иң яхшы гаилә фермасы" номинациясендә Бишмунча авылыннан Гүзәл Слесарева гаилә фермасы һәм "Иң яхшы шәхси хуҗалык" номинациясендә Сөләй авылыннан Зөлфия Галиева хуҗалыгы танылды.