Әлмәттә яңа ел бәйрәменә әзерлек бара

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы  яңа ел бәйрәмендә халыкның иминиятен һәм сәламәтлеген саклау, бәйрәм чараларын оештыру буенча видеоконференциядә катнашты.

15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, ул бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән. Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400-500 мең сум штраф түлиячәк, дип җиткерде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев.

«Муниципаль берләшмәләр җитәкчеләренә саклык чаралары комплексын булдыру, петардалар җибәрү урыннарын билгеләү һәм аларны тиешле кагыйдәләрдә башкару бурычы тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Сергей Сергеев.

Әлмәттә 18нче  декабрь Нефтьчеләр мәйданында кызык күңел ачу программасы белән үзәк чыршының тантаналы ачышы булачак.

16нан 18нче декарьдә шәһәребезнең Драма театры сәхнәсендә  ЧТПЗ Группасының «Снежность»  балалар хәйрия фестивале Татарстан Республикасы хакимияте ярдәмендә узачак.

Алтынчы тапкыр «Снежность» фестивале  «Яхшыллык симфониясе» темасы белән нәни әлмәтлеләрне шатландырачак. Фестивальне «Снеговишник» исемле интерактив тамаша ачып җибәрәчәк.

Тамашаларны балалар йортларында һәм социаль-реабилитация үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, азкеремле, күп балалы гаиләләрдәге балалар, шефлык астында булган мәгариф учрежденияләре һәм «Алнас» заводы эшчеләре балалары күрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International