2017нче елның гыйнвар аенда пенсиядән һәм башка даими социаль түләүләрдән башка Әлмәт районының 54 меңән артык пенсионерлары 5000 сум акча түләнәчәк. Әлеге акчага Рәсәй Федерациясендә даими яшәгән һәм 2016нчы елның 31нче декабренә кадәр пенсия алучылар ия булачаклар. Бер тапкыр түләнә торган әлеге акчаны бирү 2017нче елның 16 гыйнварыннан башланачак, моның өчен өстәмә пенсия фондына гариза бирү таләп ителми.