Әлмәттә хокук белеме атнасы бара

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

12нән 16нчы декабрьга кадәр Әлмәттә хокук белеме атнасы уза. Һәр көнне җәмгыятнең хокук белеменә багышланган чаралар үтә. Аларда укучылар, студентлар һәм барлык теләүчеләр катнаша ала.

Хокук белеме атнасының беренче көне  коррупциягә каршы брэйн-ринг белән башланып китте.

Әлмәт студентлары коррупциягә каршы брэйн-рингта беренче ел гына катнашмыйлар. Алар фикеренчә, мондый очрашулар белемнәрне теориядә генә, гамәлдә дә куллануга ярдәм итә.

Брэйн-рингта  3нче урынны Әлмәт физкультура колледжы,  2нче урынны - Әлмәт дәүләт нефть институты алды, брэйн-ринг  җиңүчеләре итеп Әлмәт политехник техникум студентлары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International