Кар бабайлары бәйгесе, "Молодежка"сериалы йолдызлары белән очрашу, "Народное оливье" шоу-проекты һәм башка сюрпризлар Әлмәттә яңа ел чыршысы ачылышында көтеләчәк

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

18нче  декабрь Нефтьчеләр мәйданында кызык күңел ачу программасы белән үзәк чыршының тантаналы ачышы булачак.

 13.00 дә шәһәребез урамнарында  велосипедларда Кыш бабайлар халыкны бәйрәмгә чакырып йөриячәкләр.

 14.00  хаски породасыннан булган этләр җигелгән чаналарда йөрү булачак.

 14.00 дән 15.30 кадәр яәа ел чыршысы урнаштырылган сәхнәдә «Әкияттә кунакта» буяу фестивале узачак.

 «Минем кызык кар бабаем» бәйгесе 14.00дә башланачак. Әлеге бәйгедә барлык теләүчеләр катнаша ала, кар бабай проектларын, эскизларын һәм   макетларын  мәгариф идарәсенен тәрбия бүлегенә 13нче декабрьгә кадәр алып килергә кирәк( элемтә өчен телефон 45-25-99).

16.00да бәйрәмгә  аниматорлар кушылачак.

17.00да  үзәк чыршы ачылачак.

Бәйрәм Ди-джей Макс Горькийның «Fresh каток» һәм МС Саня Vegasдискотекасы белән дәвам итеп 21.00да тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International