Әлмәттә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үтә

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Ул 2013нче елдан үткәрелә башлады.

Әлмәт муниципальрайонында гражданнарны кабул итү түбәндәге   адреслар буенча үтә:  Ленин урамы, 39 (Әлмәт  муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты), Ленин урамы, 41а  һәм Тукай пр. 9а.

Әлмәт муниципаль районы халкы өчен  Гомумроссия гражданнарны кабул итү  12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр гомуми чират белән дәвам итәчәк, үзең  белән паспорт булу мәҗбүри.

Гражданнарны кабул итүне Әлмәт  муниципаль районы башлыгы урынбасары  Наҗия Хәйдарова, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе  Ильнур Гыйлемханов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча  урынбасары Айрат Мохәмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов, Әлмәт муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ильвира Пузырева алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International