Әлмәттә "ДоброШкола - 2016" ның яңа сменасы "Зәңгәр күл" санаторий -профилакториясендә ачылды. Быел 80гә якын кеше анда катнаша. Алар 5 командага бүленделәр, һәрберсендә 14шәр кеше. Сменаның тантаналы ачышы бик кызык үтте, оештыручылар белән таныштыру узды, 3 көннек программа игълан ителде.
Катнашучылар фикеренчә, әлеге чарада иң истә кала торганы - кызык кешеләр белән танышу. «ДоброШколы» да кунакта шәһәр Советы депутаты, «Кванториум» технопаркы директоры Рамил Закиров, «Кванториум» технопаркы җитәкчесе һәм киңәшчесе Марат Хабибуллин булды. Кунаклар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.