Әлмәттә "Яшел фитнес" белән шөгыльләнергә теләүчеләр күбәя

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Әлмәттә һәр якшәмбе иртәсен күңелле һәм сәламәтлеккә файда белән үткәрергә теләүчеләр күбәя.

Узган ялларда унберенче, егерме бишенче мәктәпләрдә һәм физкультура колледжында "Яшел фитнес" белән шөгыльләнүчеләргә дәресләр  "Әни, әти, мин - спортив гаилә" девизы астында үтте.Гаилә спорт чаралары  үзеңне бердәм команда вәкиле булып хис итәргә, шулай ук сайтта өстәмә баллар яуларга мөмкинлек бирә.

Проект сайтында www.zelfi.ru яңа файдалы функция барлыкка килде, монда  катнашучылар баллар җыю өчен спорт дәресләрдән видео урнаштыра алалар, киләчәктә әлеге балларны бүләкләргә алмаштыра алалар.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International