Быел 16нан 18нче декарьдә шәһәребезнең Драма театры сәхнәсендә ЧТПЗ Группасының «Снежность» балалар хәйрия фестивале Татарстан Республикасы хакимияте ярдәмендә узачак.
Алтынчы тапкыр «Снежность» фестивале «Яхшыллык симфониясе» темасы белән нәни әлмәтлеләрне шатландырачак. Фестивальне «Снеговишник» исемле интерактив тамаша ачып җибәрәчәк.
Тамашаларны балалар йортларында һәм социаль-реабилитация үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, азкеремле, күп балалы гаиләләрдәге балалар, шефлык астында булган мәгариф учрежденияләре һәм «Алнас» заводы эшчеләре балалары күрә алачак.