Әлмәт муниципаль районының балалар бакчалары һәм мәктәп театр коллективлары "Сәйяр" балалар һәм яшьләр театрларының I Республика фестивалендә катшаштылар.
Икенче балалар бакчасы «Планета детства» Гран-прига ия булды, Р. Фәхретдин исемендәге гимназия беренче урын яулады. Балалар бакчалары №50, 44, 14, 58 , Яңа Нәдер мәктәбе коллективлары ТР мәгариф һәм фән Министерствосы дипломнарын алдылар.
Фестивальдә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы 8нче декабрьдә ТРПремьер-министры мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов катнашында үтте.