Әлмәт яшьләре коррупциягә каршы

2016 елның 9 декабре, җомга

Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көнендә КНИТУ-КАИ Әлмәт базасында "Әлмәт яшьләре коррупциягә каршы тору формалары турында" исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чарада урта-махсус уку йортлары укытучылары һәм укучылары катнашты.

ӘМР башлыгының коррупциягә каршы сораулары буенча киңәшчесе Валеев Линар Фаатович чыгышнда яшьләрдә коррупцияне кабул итә алмауны тәрбияләүне кирәклеген ассызыклады.

Студентлар да үзләренең чыгышларын бик төпле итеп әзерләгәннәр иде, алар коррупция белән көрәшү методларын тәкъдим иттеләр.

Шулай ук түгәрәк өстәл утырышында  АФ КНИТУ-КАИның  "Без коррупциягә каршы" конкурсында катнашкан студентларның эшләре күрсәтелде.

Чара бүләкләү белән тәмамланды, катнашучылар грамоталар һәм бүләкләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International