“Иске Әлмәт” мәдәният йортында уздырылган чарада барлыгы 4 китап тәкъдир ителде.
- "Рухият" фондының эшчәнлеге әдәби һәм мәдәни мирасыбызны барлау, эзләп табу һәм халыкка җиткерүгә юнәлдерелгән. Бу игелекле гамәлләрнең кыйммәте еллар узган саен арта бара, - диде Наҗия Хәйдәрова район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп.
“Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи-яңарыш фонды 1997 елда оешкан иде. Шушы вакыт эчендә 193 китап басылып чыккан. “Татнефть” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, фонд рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында шундый ук игелекле гамәлләрнең алга таба да дәвам итәчәген белдерде.