Киңәшмәдә Әлмәт мунцципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе начальнигы Алмаз Хәбибуллин, мәшгульлек үзәге, социаль яклау идарәсе һәм башка оешмалардан килгән вәкилләр катнашты.
Наҗия Хәйдәрова ТР Президентының Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә гаилә ныклыгын арттыру буенча куелган бурычларга тукталып узды.
Әлмәт муниципаль районының 2030 елга кадәрле булган үсеш стратегиясе документы белән таныштырды.
Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов эшсезләрә ярдәм итүче дәүләт программасы нигезләре белән таныштырды.
Авыл җирлегендә гаиләләрне таркатмый калдыру максатында башкарылган чаралар турында мәгълүматны Иске Михайловка һәм Елховой авыллары җирлекләре башлыклары җиткерде.
Кәске авылыннан махсус чакырылган Петровлар гаиләсе үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Алмаз Хәбибуллин гаиләләр белән ешрак очрашырга, алар белән берлектә төрле чаралар үткәрергә киңәш итте.