Әлмәттә юл куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы булып узды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәр һәм районның автомобиль юллары, юл вакыйгалары турында зур сөйләшү булды. Киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов рәислегендә узды.

Агымдагы елның 11 аенда 176 юл һәлакәте теркәлгән булган, аларда 21 кеше үлгән, 227 се тән җәрәхәтләре алган.

ЮХИДИ начальнигы вазифаларын башкаручы Айрат Шәрәфетдинов юл вакыйгаларына фотофактларда комментарийлар бирде.

Киңәшмә барышында балаларны автобусларда ташу барышында аеруча игътибарлы булырга, юлларны чистартып торырга  кирәклеге турында кисәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International