Мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре ярминкәсе» дип исемләнгән әлеге чарада катнашучылар аны бик файдалы булды дип бәяләде.
Мәшгульлек үзәгенә узган ел 5821 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 4887 сен бирегә күңеленә хуш килгән эш эзләү теләге алып килгән. Аларга ничек ярдәм итәргә? Теләгәндә бу сорауны чишеп була икән дип уйладым мин эш бирүчеләр белән уздырылган очрашуда утырганда. Эшсезләргә ярдәм итү максатыннан дәүләт тарафыннан төрле программалар булдырылган. Мисал өчен, инвалидларны махсус эш урыннары белән тәэмин итү турындагысын алып карыйк. Мәшгульлек үзәге белгечләре аңлатканча, инвалид өчен эш урыны булдыруга тотылган чыгымнарның 72,69 мең сумы кайтарыла. Предприятиеләргә аларны эшкә урнаштыру буенча квота бирелә. Һәм, әйтергә кирәк, хөкүмәт бу санны елдан-ел арттыра бара. Телисеңме-теләмисеңме син, физик мөмкинлеге чикләнгәнне эш белән тәэмин итәргә тиешсең. Араларында актив яшьләр дә бар. Алар теләсә нинди эш башкарырга әзер, диелде очрашуда. Кайбер эш бирүчеләр бу проблеманы башка оешмалардан хезмәт урыннарын арендага алып чишкән. Күп балалы әти-әни яки инвалид бала тәрбияләүчеләрне дә шул рәвешчә эшкә алырга була. Аларны эш урыны белән тәэмин иткән очракта 50 мең сум чыгым кайтарыла.
Җәмәгать эшенә алып та күпләргә ярдәм итәргә мөмкин. Мәшгульлек үзәгеннән пособие дә түләнәчәк. Аларны кар көрәү, агач кисүгә, җәен территорияне яшелләндерү һәм башка шуның ише эшләргә җәлеп итәргә була, диде мәшгульлек үзәге белгечләре. Җәмәгать эшендә үзен яхшы куүрсәткәннәрне ахырдан даими эшкә алучы оешмалар да күзәтелгән.
Эшсезләр эш, предприятиеләр эшче кул эзли. Мәшгульлек үзәгендә 25 гыйнварга 1058 вакантлы урын теркәлгән. Кайбер предприятиеләр коллективка яңа кеше алуга шикләнеп карый: бәлки ул йөкләтелгән вазифаны тиешенчә үти, коллективка яраклаша алмас? Бу очракта вакытлыча эш белән тәэмин итү программасыннан файдаланырга була икән. Ул да хезмәткәрне өйрәнүдә яхшы форсат. Килешү вакыты чыкканда эш бирүче аны калдырыргамы яки юкмы икәнлеген хәл итә ала. Вакытлыча эшләгәндә мәшгульлек үзәгеннән хезмәткәргә матди ярдәм дә түләнә.
Элек укуын тәмамлаган кичәге студентларны кулларына юллама тоттырып , эшкә җибәрәләр иде. Син өч ел буе шунда эшләргә тиеш идең. Бу яхшы булгандырмы-юктырмы, ул елларда моңа әллә ни шатланмасак та, бүген мондый юлламалар байтак кына проблеманы хәл итәр иде бәлки. Чөнки кулларына әле генә диплом алучылар арасында предприятиеләр бусагасын да таптаучылар да, мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучылар санын арттыручылар да аз түгел. Ә менә эш бирүчеләр хәзер аларны «Беренче эш урыны» программасы буенча эшкә алып, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә ала. Программа вакытлыча эшкә урнаштыруны күздә тота. Әлбәттә, шартлар да бар. Эш бирүчеләр үз ягыннан, программада катнашып, яшь белгечләр арасыннан кадрлар резервын булдыра, аның һөнәри сыйфатларын, коллективта ничек эшләвен бәяли ала. Предприятие түләгән хезмәт хакына мәшгульлек үзәгеннән дә 1700 сум күләмендә матди ярдәм өстәлә.
Тагын бер программа күңелгә аеруча хуш килде. Мәктәптә укыганда ук акча эшләргә теләүче үсмерләр юк түгел. Балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү буенча программасы ел әйләнәсе эшли икән. Анда 14 тән 18 яшькә кадәрге үсмерләр катнаша ала.
– Балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән җәйге каникулларында да, уку дәверендә дә тәэмин итәргә мөмкин. Эш сәгатен предприятие үзе билгели. Ул бер сәгать тә, аннан артыграк яки ким дә эшли ала. 16 яшькә кадәргеләрнең эш сәгате атнасына 12 сәгатьтән артып китмәскә тиеш. Ничек кенә булса да, мәшгульлек үзәгеннән каралган айлык 1275 сум күләмендәге матди ярдәм аларның ничә сәгать эшләвенә бәйле түгел, – дип аңлатты белгечләр.
Укучылар курьер, ярдәмче хезмәткәрләр вазифаларын башкара ала.
Программалар байтак икән. Барысы ике як өчен дә файда вәгъдә итә. Белергә, кызыксынырга гына кирәк.
Бу көнне үзәктә вакансияләр ярминкәсе дә оештырылды. һәрвакыттагыча, бу юлы да эш эзләп килүчеләр байтак иде.