Әлмәттә хезмәтне саклау буенча координация советының утырышы булып узды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Район башкарма комитетында хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышы булып узды.

Көн кадагына эш урыннарында имгәнү торышы куелган иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов билгеләп үткәнчә, быелның ун аенда 13 бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү уздырылган. Күрелгән чараларга да карамастан, районда эш урыннарында имгәнү торышы киеренке булып кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International