Әлмәттә "Кадрлар резервы" республика проектына гаризалар кабул ителә

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Яшьләрне социаль билгеләнештәге чараларда һәм программаларда катнашуга җәлеп итү өчен яшь лидерларны ачыклау, сайлау һәм алар белән эшләүгә юнәлдерелгән “Кадрлар резервы“ республика проекты үткәрелә.

Проектта 16дан 30 яшькәчә Татарстанда яшәүче һәр кем катнаша ала. Проект берничә этапта үтә: сайлап алу, торып һәм дистацион белем алу. Гаризаларны кабул итү Проектның www.rezervrt.ru рәсми сайтында кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International