Әлмәттә район активы белән киңәшмә узды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Киңәшмә узган атнага йомгак ясаудан башланып китте. Шәһәр һәм районның бюджеты кабул ителде, Әлмәт муниципаль районы Советының 14нче  сессиясе узды.

29 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә булып китте, инвалидлар декадасы үтте.

Алга таба  «Әлмәт -Водоканал» АҖ генераль директоры Раушан Хафизов чыгыш ясады. Раушан Газизҗанович билгеләп узганча, “Әлмәт –Водоканал”  тарафыннан агымдагы елның 10 аенда су белән тәэмин ителеш нормаларга туры китереп башкарылган.

Производство программасы кысаларында суны югалтуны киметү максатында 3,5 км озынлыкта капиталь, агымдагы ремонт, су челтәрләре реконструкциясе башкарылган.  

Су торбаларының таушалуы  59%, канализация челтәрләренеке - 60 % тәшкил итә.

«Әлмәт -Водоканал» генераль директоры билгеләп узганча, агым суларны чистарту буенча чаралар планы төзелгән.

Республика СПИД-үзәгенең Әлмәт филиалы җитәкчесе  Раушания Усманова  ВИЧ-инфекция таралышы буенча мәгълүмат бирде. Әлмәт районында атнасына 2-3 авыру очрагы теркәлә.

 Раушания Усманова билгеләп узганча, профилактик чаралар авыруны кисәтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International