Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

  2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнары  түләнә.  Түләү вакыты үзгәрде. Салымнарны быел  1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булачак.

Түләү кәгазьләре октябрь башыннан килә башлаячак. Закон нигезендә  “Личный кабинет налогоплательщика”дан файдаланучыларга салым түләү өчен белдерү кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә.  Түләү кәгазьләрен электрон рәвештә алучыларга почта аша кәгазьләр җибәрелмәячәк. 

Тагын бер яңалык: 2015 ел өчен торакка салым кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу исәпләүләр әкренләп гамәлгә керәчәк. Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, бу турыда салым органына хәбәр итәргә кирәк, -ди ул. 2016 нчы елның 1 ноябренә кадәр уведомлениеләр алмасагыз, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез, диләр салым хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International