7 декабрьдә Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак, дип хәбәр бирә «Әлмәт таңнары».
Бу юлы ул инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.