Әлмәттә дәүләт телен саклап калу турында сүз алып бардылар

2016 елның 3 декабре, шимбә

Телләрне саклау һәм үстерү - дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мәһим сәяси эш. Чөнки hәрбер тел ул - аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да - халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә. Бу турыда район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова рәислегендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар.

Белгәнебезчә, дөньяда бик күп телләргә бетү, яшәештән туктау куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйли, шул тел хуҗасы булган халыкча яши, уйлый башлый, алар телендәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга.

Күп кенә зыялылар, төрле җәмәгать оешмалары, фәнни институтлар телләрнең яшәеше, аларны саклау мәсьәләләре турында борчылып, тел күптөрлелеген мөмкин кадәр яклау юлларын эзлиләр, әлеге куркынычның сәбәпләрен ачыкларга тырышалар. ЮНЕСКО оешмасы дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, халык авыз иҗатын һәм төп җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. Мондый эшчәнлек Әлмәт җирлегендә дә уңышлы гына тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International