Яшьләр үзәгендә инвалидлар көнен билгеләп уздылар

2016 елның 3 декабре, шимбә

Мәгълүм булганча, Берләшкән милләтләр оешмасының генераль ассамблеясы 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте.

Әлмәттә бүген әлеге уңайдан тантаналы чара узды. Иртәнге якта фоейда шашка, шахмат һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар оештырылды. Аннан соң бар халык залга үтте. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова шәһәрдә һәм районда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлыклар тудыру өчен максатчан эш баруын билгеләп үтте. Ул Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтүдә өлеш кертүчеләргә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Чарага оешмалардан килеп, игелеклелек үрнәкләре күрсәтүе күркәм бер гадәткә әйләнде. Бүген дә андыйлар күп булды. Дин әһелләре дә ярдәмнәрен тапшырды. 
Форсаттан файдаланып, шәһәр җитәкчелегенә гозерләрен җиткерүчеләр дә булды. Медсанчастьта машина кую урыннарында инвалидларны утыртып килгән автомобильләрне дә куярга рөхсәт итсеннәр иде дигән теләкләр яңгырады. 
Тантана җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы лотерея уйнату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International