Әлеге бәйге инде берничә ел уздырылып килсә дә, аның максатлары шул ук кала бирә. Татарстанның иң яхшы йөз эшмәкәрен билгеләүнең төп максаты - эшкуарлык, җәмгыятьтәге эшмәкәр статусының дәрәҗәсен күтәрү. Моннан тыш, шушындый чаралар ярдәмендә хакимият белән бизнес арасындагы элемтәләрне дә ныгытырга телиләр алар.
Республиканың Икътисад министрлыгы 2013 елдан башлап үткәрә торган “Алтын йөзлек”тә беренче урыннар да, соңгы урыннар да билгеләнми. Чөнки һәр эшмәкәр үз тармагында, икътисади экосистемасында уникаль. Әлеге конкурс эшкуарның талантын, аның икътисадка, үз тармагына, эшмәкәрлек үсешенә керткән өлешен бәяли. “Алтын йөзлек” җиңүчеләре – эшкуарлык, кече һәм урта бизнес идеяләрен алга сөрүчеләр.
Тулы мәгълүмат алу өчен тел/факс 88553 37-08-04, эл.адрес: drp-amr@mail.ru, офиц.сайт http://almetyevsk.tatar.ru/rus/mbu-departament-po-raz.., «ВКонтакте» https://vk.com/public122519254