Ел саен билгеләнеп үтә торган 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне бу мәсьәләгә карата «Яшел Фитнес» проектының игътибарын җәлеп итте.
Яшел Фитнесның волонтерлары үзләренең, туганнарының һәм планетабыздагы барлык халыкның сәламәтлегенә аң белән җитди караучы һәр кешене флешмобка кушылырга тәкъдим итәр өчен Әлмәт урамнарына чыктылар.
Флешмобның асылы социаль челтәрләрдә СПИДка каршы көрәш турында «#ЗФпротивСПИДа» язуы белән фотография урнаштырудан гыйбарәт. Хәзерге вакытта, үзләре фотографиягә төшеп һәм аны моннан алда билгеләнгән хештэг астында урнаштырып, акциягә һәр теләүче кеше кушылырга мөмкин.
Бу авыруның киң таралган сәбәбе – кешенең аның турында җитәрлек дәрәҗәдә белмәве. Сез урнаштырган һәр фото берәр кешене бу мәсьәлә турында уйланырга мәҗбүр итсен, һәм бәлки, аны шул авыруны эләктерүдән саклап калсын иде.