Әлмәттә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

2016 елның 2 декабре, җомга

Мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Килүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте вакансияләре исемлеге белән таныша, эшкә алучылар белән очраша һәм эшкә урнашу турында килешә алачаклар. Шулай ук биредә психолог–консультант кайсы һөнәрнең кемгә кулайрак булуын да тест ярдәмендә ачыкларга ярдәм итәчәк.

Чара  7 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86”А” йорты адресы буенча урнашкан хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең фойесында үтәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International