Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, кисәк суыту сәбәпле, бүген юлларда көчле бозлавык булачак.

Моны күздә тотып ЮХИДИ хезмәткәрләре шәхси транспортта йөрүдән тыелып торырга өнди. Җәяүлеләргә дә урамда сак булырга киңәш ителә. Бозлавыкта таймый торган аяк киеме киегез, ди белгечләр. Иң яхшысы урамга чыгудан тыелып тору яхшы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International