Эшлекле визит барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин 8 нче төзәтү колониясендә булды.
Очрашу "Юсуф" мәчетендә үтте. Камил хәзрәт хөкем ителгәннәр белән Ислам дине турында сүз алып барды һәм очрашуда катнашучыларга бүләккә Коръән китабы һәм башка тарихи китаплар бүләк итте.