Әлмәттә “Тоннель” профилактик чарасы узды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Әлмәт районында юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан “Тоннель” профилактик чарасы уздырылды.

 Әлеге операция Әлмәтнең төрле урыннарында ай саен алдан кисәтелмичә генә уздырыла.  Бу юлы ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәсе сакланмауның 29 очрагын ачыклады. 7 шофер куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән булган, 12 шофер утырган машинаның номерлары күренми иде. Шулай ук ОСАГОсыз, төзек булмаган транспорт чараларында йөрүчеләр дә ачыкланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International