Әлмәтнең үзәк мәчете кабаттан Коръән уку бәйгесен уздыру үзәге булды. Бу юлы биредә республиканың көньяк төбәге районнарыннан килүчеләр көч сынашты. Алар инде мөхтәсибәтләрендә узган ярышларда җиңеп, төбәкара бәйгедә катнашу хокукы алган иделәр. Казыять турында җиңүчеләре исә Казан шәһәрендә үткәреләчәк финал бәйгесендә катнашачаклар. Җиңүчеләр өчен бүләк – Хаҗга юллама.