Республика матурлык бәйгесендә әлмәтлеләр катнашты

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Казанның  “Пирамида” мәдәни –күңел ачу үзәгендә  Әниләр көненә багышланган  XII  “Нечкәбил” республика   бәйгесе узды.  Тамашачылар Татарстанның 12 гаиләсе белән танышып, горурлык хисләре кичерделәр. Алар арасында Әлмәттән ике  гаиләнең  булуы аеруча куанычлы.

Республика  матурлык бәйгесендә  нефтьчеләр башкаласы исеменнән  29 нчы  балалар бакчасы мөдире  Альбина Гатина һәм  Әлмәтнең полилиция майоры  Эльвира Гафурова  чыгыш ясады. Аларны  сәхнәдән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Алексей  Грушин  тәбрикләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International